Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2020, 10:25

Башкортстанда коронавируска каршы көрәшү өчен студент-ординаторларны поликлиникаларга эшкә җибәрәләр

Республикада Башкорт дәүләт медицина университетының өлкән курс студентларын һәм студент-ординаторларны өйдә коронавирустан дәваланган чирлеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен поликлиникаларга эшкә җибәрәләр

Бу турыда бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров әйтте.
Аның сүзләренчә, мөмкин тиклем күбрәк пациентларны стационардан өйдә дәвалануга күчерү өчен амбулатор звеноның эшен көчәйтергә кирәк.
Тәү чиратта, алар поликлиника терапевларына коронавирус белән авырган амбулатор пациентларны күзәтергә ярдәм итәргә тиеш.
«Башинформ»га медицина университетыннан хәбәр итүләренчә, поликлиникаларга эшкә 285 ординатор җибәрелә, 600 ординатор республика медицина учреждениеләрендә эшли башлаган да инде.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: