Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2020, 16:40

Уфа зоопаркын шәһәр эчендә төзиләр

Республика властьлары Уфадан читтә зоопарк төзү планыннан баш тартты. Сәбәбе – башкала халкы һәм кунаклары өчен уңайсыз булуы

Объект шәһәр эчендә төзелә, дип хәбәр итте Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.
«Фикер алышу барышында зоопаркны шәһәр эчендә төзү яхшырак булыр, дигән нәтиҗәгә килдек. Шәһәрдә яшәүчеләргә дә, Уфага кунакка килгәннәргә дә барып җитү җиңелрәк булыр. Иң мөһиме, мондый проектны ике-өч елда тормышка ашырырга мөмкин», — диде Назаров.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: