Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2020, 17:55

Республикада коронавирус йоктырганнар 10 меңнән артты

Башкортстанда тәүлек эчендә COVID-19 белән авыручылар 73кә артты. Пандемия башланганнан алып чирлеләрнең саны 10 019га җитте

Хәбәр ителүенчә, әле 909 кеше дәвалана, 730ы авыруны җиңел формада үткәрә һәм өйдә дәвалана, 179ы стационарда ята.
Пандемия башланганнан алып барысы 9 062 пациент терелгән. Бер тәүлектә коронавирустан вафат булучылар саны үзгәрмәгән һәм элеккечә 48 кеше тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: