Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2020, 11:00

Республикада шикәр чөгендерен җыю тәмамланып килә

Республикада шикәр чөгендерен җыю тәмамлана

Әлеге вакытта эшләр 98 процентка башкарылган. 21 октябрьгә 1 миллион 128 мең тонна тамыразык казып алынган. Республикада һәр гектардан уртача уңыш – 399 центнер, бу былтыргыга караганда югарыраҡ (362 центнер).
Татлы тамырдан иң мул уңыш – Чишмә, Благовар, Бүздәк районнарында. Чөгендер чәчкән 17 районның унында тамыразык җыю тәмамланган, тип белдерделәр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: