Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2020, 11:40

Башкортстан Башлыгы Михаил Мурашко белән яңа ковид-госпиталь төзелешен тикшерде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән Стәрлетамакта 15 декабрьгә файдалануга тапшыру планлаштырылган яңа ковид-госпиталь төзелешен тикшерде

Республика җитәкчесе медицина учреждениесен төзегән чакта Зубов авылындагы инфекция үзәген салу тәҗрибәсе исәпкә алыначагын әйтте. Хәбәр ителүенчә, яңа госпитальдә кабул итү-диагностика һәм операция бүлекчәләре, акушер-гинекология блогы, бактерология лабораториясе, 40 урынлык ятак була.
Михаил Мурашко республиканың ковид-госпиталь төзү башлангычын хуплады. Республика җитәкчесе министрны учреждение ачуда катнашырга чакырды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: