Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2020, 19:30

Республикада халыкның акчалата кереме кимегән

2020 елның икенче кварталында Башкортстан халкының җан башына уртача кереме 26 099 сумга тиклем түбәнәйгән, дип белдерделәр Башстатта

Шушы елның беренче кварталында республикада һәркемгә 27 567 сумнан артык туры килгән.
Гомум алганда, быел ярты еллыкта халыкның җан башына уртача кереме 26 833 сумнан арткан.
2019 елның тәүге ярты еллыгы белән чагыштырганда, республика халкының номиналь кереме – 0,9, реаль кереме 4,1 процентка кимегән.
Номиналь керем – кешенең эш хакы, рента яки табыш рәвешендә алган акча күләме.
Реаль керем номиналь керем суммасына сатып алырга мөмкин булган товарлар һәм хезмәтләр белән билгеләнә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: