Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2020, 20:40

Башкортстанда уртача эш хакы билгеле булды

Башкортстанда 2020 елның гыйнвар-август айларында уртача айлык эш хакы 37 307 сумнан арткан, дип хәбәр итте республика статистиклары

Үткән елның гыйнвар-август ае белән чагыштырганда, республикада уртача хезмәт хакы — 4,2 процентка, шул ук вакытта реаль эш хакы 1 процентка арткан.
Башстат мәгълүматлары буенча, быел гыйнварда Башкортстанда уртача хезмәт хакы 35 783 сум тәшкил иткән. Гомум алганда, беренче ярты еллыкта ул 37 055 сумга җиткән.
Июльдә республикада уртача хезмәт хакы 38 271 сум булган, августта 37 854 сумнан артып киткән.
Реаль хезмәт хакы индексы кулланучылар товарларына һәм хезмәтләргә хакның үзгәрүенә бәйле эш хакының сатып алу сәләтенең үзгәрү характеристикасы өчен исәпләнелә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: