Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2020, 12:20

Хөкүмәт льготалы ипотека программасын озайтты

Русия хөкүмәте 6,5% белән льготалы ипотека программасын 2021 елның 1 июленә тиклем озайтты, дип хәбәр иттеләр премьер-министр Михаил Мишустинның белдерүенә сылтанма белән

Тәүдә бу программа 1 ноябрьдә тәмамланырга тиеш иде. Моның белән төзелеш тармагына сизелерлек ярдәм күрсәтелде, дип билгеләде экспертлар.
Льготалы ипотека якынча 600 мең гаиләгә торлак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирер һәм киләсе елның июленә Русия икътисадына 1,8 триллион сум кертер дип көтелә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: