Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2020, 15:10

Михаил Мишустин Русиядә торак бәяләре артуын туктатырга вәгъдә итте

Хәзерге вакытта төзелеш өлкәсендә процедураларны гадиләштерү юнәлешендә эш бара

Русия Премьер-министры Михаил Мишустин илдә торакка бәя артуын туктату максатын куйды. Хөкүмәт башлыгы Дума фракцияләре лидерлары белән очрашуда шулай дип белдерде.
Мишустин хәзерге вакытта вице-премьер Марат Хөснуллинның төзелеш өлкәсендә процедураларны гадиләштерү юнәлешендә эшләвен искәртте. Ипотека ставкасын киметкән вакытта Хөкүмәт төзелеш компанияләренә «йогынты ясый алсын» өчен бер үк вакытта төзелешне тизләтү һәм торакның бәясен киметү мәсьәләсе хәл ителә. Премьер аңлатып узганча, торак бәясенең нәкъ менә төзелеш компанияләре аркасында артуын раслый торган мисаллар бар.
«Ул җир бәясен дә, башка күп кенә процедураларны да үз эченә ала. Әмма максат куелган. Без торакка бәя артуын туктатуга ирешербез дип өметләнәм», - диде РФ Премьер-министры.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: