Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2020, 19:45

Русиядә барсы өчен дә битлек режимы кертелә

Русиядә барсы өчен дә битлек режимы кертелә. РИА Новости мәгълүматлары буенча, Роспотребнадзор илдә яшәүчеләрнең һәммәсенә дә халык күп йөргән урыннарда, транспортта, парковкаларда һәм лифтларда битлек кияргә кушты

Кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыру очраклары арткан чорда коронавирус таралуга бәйле шушындый чаралар күрелде. Тиешле карар бүген көченә керергә тиеш, аңа Русиянең баш санитар табибы Анна Попова кул куйды, дип хәбәр итте 360tv.ru.
Моннан тыш, күзәтү ведомствосы тоташ илдә төнге рестораннарны һәм күңел ачу чараларын тыйды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: