Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2020, 16:20

Башкортстанда студентлар күпләп чирли, вузларның өйдән укуга күчүе ихтимал

Башкортстанда чирле студентларның артуына бәйле вузлар өйдән уку режимына күчәргә мөмкин

Республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин хәбәр итүенчә, үткән атнада югары уку йортларында студентлар арасында COVID-19 йоктыру очракларының артуы теркәлә.
«Хәзер безнең бурыч – белем бирү процесына зыян китерми инфекция чылбырын өзү», – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. Ул Мәгариф министрлыгына вузларның артабан эшләве буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: