Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2020, 10:15

Путин 7 яшькә кадәрге балаларның ата-анасына «больничный» түләүләрен арттырырга кушты

Бу акчаны стажга карамастан түләү ниятләнә

Русия Президенты Владимир Путин 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына «больничный» түләүләрен уртача хезмәт хакы күләменә кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Бу акчаны иминият стажына карамастан түләү ниятләнә.
Дәүләт башлыгы хөкүмәткә бу мәсьәләне карарга һәм түләү күләме белән финанслау чыганагын билгеләргә кушты. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыккан.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: