Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2020, 19:35

Уралия, Ванцетти, Рем: Башкортстанда быел туган сабыйларның үзенчәлекле исемнәре аталды

Башкортстанда 2020 елда туган сабыйларның үзенчәлекле исемнәре аталды

Башкортстан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетыннан «Башинформ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ел башыннан яңа туган малайлар арасында – 17, ә кызлар арасында 13 үзенчәлекле исем кушылган.
Республикада Аполлон, Биньямин, Ванцетти, Дантес, Зейд, Кавин, Кенан, Лазарь, Лео, Михаэль, Никас, Омур, Рем, Роландо, Ромуаль, Святогор, Стивен исемле малайлар тәрбияләнә.
Кызларның үзенчәлекле исемнәре – Версалия, Веселина, Витэль, Каталина, Кирьяна, Ларина, Мава, Милалика, Руана, Санти, Саяна, Уралия, Элия.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: