Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2020, 10:35

Алдагы ике көндә Башкортстанда явым-төшемсез салкын һава торышы көтелә

Алдагы ике көндә Башкортстанда яшәүчеләрне явым-төшемсез салкын һава торышы көтә

Башгидромет мәгълүматы буенча, 30 октябрьдә республикада көн аяз, явым-төшемсез була. Җил көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә 0, -5, урыны белән -10, көндез +4, +9 градус. Юлларда күрү мөмкинлеге әйбәт.
31 октябрьдә республикада көндез төньяк-көнбатышта бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә -4, +1, көндез +5, +10 градус.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: