Русия Президенты Владимир Путин русиялеләрне коронавирустан массакүләм вакцинацияләү ел ахырында башланачак, дип өметләнә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Бу вакцина барлык төбәкләргә дә килде. Ел ахырында массакүләм вакциналаштыруга керешербез дип өметләнәм», - диде ул, пәнҗешәмбе көнне «Русия чакыра!» форумында.
«Бу вакцинаны алган беренче партнерыбыз - Белоруссия», - дип өстәде Президент.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.