Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2020, 16:45

Башкортстан Дәүләт Җыелышы чикләнмәгән җирләр буенча төзәтмәләр кабул итте

Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары күпчелек тавыш белән республиканың чикләнмәгән җир биләмәләрен Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырган җир законына төзәтмәләр кабул итте

Ведомствоның башлангычы җәмгыятьтә зур резонанс тудырды, закон проекты халык белән тикшерелде. Документ депутатларның һәм прокуратураның искәрмәләрен исәпкә алып кабаттан эшләнде.
Төзәтмәләр ачык электрон документлар әйләнешен алып барырга һәм җир участкаларын алу процедурасын тизләтергә, җирне законсыз тапшыруга, шулай ук нигезсез кире кагуга юл куймаска мөмкинлек бирә.
Чикләнгән җирләрне Мөлкәт министрлыгына тапшыру җир контроле нәтиҗәлелеген арттырыр һәм инвестиция мохитен яхшыртыр, дип исәплиләр ведомствода. Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: