Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2020, 19:35

Русиядә тагы өч атна дәвамында COVID-19 белән чирләү очракларының артуы көтелә – Сәламәтлек саклау министрлыгы

Русиядә өч атнадан COVID-19 белән чирләү очракларының кими башлавы мөмкин, дип яза федераль киң мәгълүмат чаралары Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционист-табибы Владимир Чулановка сылтанма белән

Аның сүзләренчә, бу юлы күтәрелеш бик озак дәвам итми, өч атнадан хәл тотрыклана башлый.
Профессор фикеренчә, илнең сәламәтлек саклау системасы коронавирус йоктырганнарның артуына каршы торырга сәләтле, чөнки яз көне эпидемия белән көрәшү өчен тиешле тәҗрибә тупланды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: