Программа республиканың дәүләт һәм анда яшәгән халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар булдыру кебек максатка өлгәшүне күз уңында тота. Документка ярашлы, дәүләт программасы рус телен төрлө яклап үстерүгә булышлык итәргә, башкорт телен куллану өлкәсен киңәйтергә, аны республикадан читтә үстерүгә һәм саклауга ярдәм итәргә, шулай ук Башкортстан халыкларының туган телләрен сакларга һәм үстерергә тиеш.