Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь 2020, 19:00

Путин: Русиядә гомум илкүләм изоляция кертелмәячәк

Чикләү чаралары табибларның конкрет төбәктә, шәһәрдә, муниципалитетта вазгыять буенча тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителәчәк

Русиядә коронавирус пандемиясе аркасында яңа тоталь чикләү чаралары кертергә уйламыйлар. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин «Русия чакыра» инвестиция форумының пленар утырышында белдерде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
«Без ничек эшләргә кирәклеген төгәл аңлыйбыз, шуңа күрә тоталь чикләү чараларын кертүне, икътисад, бизнес эше тулысынча туктатылган гомум илкүләм локдаунны гамәлгә ашырырга планлаштырмыйбыз», – диде Путин.
Аның сүзләренчә, объективлык кирәк булган очракта, табибларның конкрет төбәктә, шәһәрдә, муниципалитетта вазгыять буенча тәкъдимнәрен исәпкә алып, кешеләрнең куркынычсызлыгын һәм предприятие, оешмаларның өзлексез эшчәнлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк акланган карарлар кабул ителәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: