Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2020, 11:35

Башкортстанда +10 градускача җылыта

Башкортстанда алдагы өч көндә җылы булуы көтелә

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 2 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан йомшак. Һава температурасы көндез +3, +8 градус.
Сишәмбе, 3 ноябрьдә көн аяз була. Җил юнәлешен үзгәртүчән йомшак. Төнлә термометр баганасы -5 градуска тиклем түбәнәя, көндез +5-тән +10 градускача җылыта.
Чәршәмбе, 4 ноябрьдә әллә ни явым-төшем көтөлми. Җил юнәлешен үзгәртүчән йомшак. Һава температурасы төнлә 0, -5, көндез +5, +10 градус.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: