Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2020, 19:30

Башкортстанда ноябрь өчен пенсия вакытыннан алда таратыла

Башкортстанда 3 ноябрьдән агымдагы айга пенсияне һәм социаль түләүләрне тарату башлана, дип хәбәр иттеләр Русия Пенсия фондының республика бүлекчәсеннән

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсендә белдерүләренчә, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә таратылырга тиешле пенсия вакытыннан алда, 3 ноябрьдә бирелә.
«Артабан акча билгеләнгән график буенча таратыла. Анык даталары октябрь квитанцияләрендә язылган, – дип өстәделәр Пенсия фондының республика бүлекчәсендә. – Банкларга акча билгеләнгән вакытта – 12 ноябрьдән күчерелә. Быел ноябрьдә түләүләрнең гомум суммасы 18,7 миллиард сум була».
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: