Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2020, 14:30

Республикада мәктәп каникулы 9 ноябрьгә тиклем озайтылды

Башкортстанда көзге мәктәп каникулын 9 ноябрьгә тиклем озайтырга карар ителде, дип белдерделәр коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймау буенча оператив штаб утырышыннан соң Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор җитәкчеләре укучыларның ял вакытын озайтырга тәкъдим итте.
Хәтерегезгә төшерәбез, СOVID-19 белән бәйле хәлнең катмарлануы аркасында укучылар каникулга бер атнага алданрак – 17 октябрьдә үк чыкты. Укулар киләсе пәнҗешәмбе, 5 ноябрьдә, башланырга тиеш иде. Укучыларны атна азагына тиклем каникулда калдырырга хәл ителде. Алар өчен дәресләр 9 ноябрьдә башлана.
«Без инкубация чорын өзербез һәм балаларыбыз элекке кебек мәктәпкә йөри алыр», – диде Радий Хәбиров.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: