Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь 2020, 19:40

Башкортстанда чыгарылыш курслары студентлары көндезгө укуга күчә

Башкортстанда республика Башлыгының яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек турындагы указына үзгәрешләр кертелде (COVID-2019). Документ рәсми мәгълүмат интернет-порталында басылган

Кертелгән төзәтмәләргә ярашлы, 2 ноябрьдән югары уку йортларында бер үк вакытта көндезге һәм дистанцион укыту башлана.
Чыгарылыш курслары уку йортына йөри, ә калганнар өйдән белем алуын дәвам итә.
Югары уку йортлары студентларга өйдән һәм электрон форматларны файдаланып укырга тиешле юнәлешләр исемлеген билгеләргә тиеш.
Мәктәп каникулы 8 ноябрьдә тәмамлана.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: