Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь 2020, 11:05

Башкортстанда ковидтан өйдә дәваланганнарга бушлай дарулар бирелә башлады

Башкортстанда республика бюджеты исәбенә ковидтан өйдә дәваланган гражданнарның льготага ия булган категорияләренә бушлай дарулар бирә башладылар

Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенчә, бушлай даруларны инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре, нацист концлагерь тоткыннары, камауда калган Ленинградта яшәгәннәр, хәрби хәрәкәт ветераннары, шулай ук Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашканнар алырга мөмкин.
Үткән атнада аларга 700 рецепт язып бирелгән.
Моннан тыш, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус йоктырган һәм амбулатор яки өйдә дәваланган барлык чирлеләр өчен даруларга федераль акчаның килгәнен көтә. Билгеле булуынча, төбәкләргә моның өчен 5 миллиард сумнан артык бүленә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: