Барлык яңалыклар
Новости
4 ноябрь 2020, 12:05

Быел кыш былтыргыга караганда салкынрак була

Быел кыш Русиядә бер төрле түгел, ләкин былтыргыга караганда салкынрак була

Гидрометүзәкнең гыйльми җитәкчесе Роман Вильфанд шундый фараз белән чыгыш ясады. Синоптиклар фикеренчә, быел кыш температура барыбер нормадан югары, әмма читкә тайпылулар азрак була.
Үткән елдагы кышны башлыча Атлантик океан өстендә барлыкка килгән җылы һава массалары билгеләде. Алар Русиянең Европа өлешенә генә түгел, Уралга да, Себергә дә үтеп керде.
Синоптик сүзләренчә, бу юлы кышкы һава торышына бәйле хәл дулкын кебек була. Ул шулай ук мизгелгә фаразларның һава торышына кыска вакытлы бәһаләргә караганда бик ачык түгеллеген билгеләде. Ләкин белгечләр һава торышының төрлелегенә карамастан, температура барыбер нормадан югары була дигән фикердә.
Моннан алда «Фобос» һава торышы үзәгенең гыйльми хезмәткәре Евгений Тишковец билгеләвенчә, кышкы чорда температура нормасының артык югары күтәрелмәве көтелә, шуңа күрә мизгел йомшак була. Аның сүзләренчә, декабрьдә нормадан 2,5-3°С, ә гыйнварда 3,5-4°С югары булуы көтелә. Февральдә дә нормадан 3°С югары булуы фаразлана.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: