Барлык яңалыклар
Новости
4 ноябрь 2020, 19:20

Русия төбәкләренең яртысында ОРВИ йоктыручылар саны эпидемик бусагадан артып киткән

Хәзер көчле респиратор вирус инфекцияләре белән барыннан да элек өлкәннәр авырый

Русиянең 47 төбәгендә көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны эпидемик бусагадан артып киткән. Бу хакта Русия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Русия Федерациясенең 47 субъектында ОРВИ белән авыручылар саны эпидемик бусагадан арткан. Арту <...> күбесенчә өлкәннәр арасында билгеләнә», – дип аңлаттылар ведомствода.
Сүз парагрипп вируслары, аденовируслар, РС-вируслар һәм башка гриппсыз этиология вируслары китереп чыгара торган инфекцияләр турында бара.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: