Барлык яңалыклар
Новости
5 ноябрь 2020, 10:00

Башкортстанда торакка уртача хак билгеле булды

Башкортстанда торакка хак артуы дәвам итә, дип хәбәр итте республика статистиклары

Якынча мәгълүматлар буенча, өченче кварталда республиканың беренчел базарында торакның бер квадрат метры уртача 65,6 мең сумга җиткән. Бу 2020 елның икенче кварталына караганда 0,9 процентка күбрәк.
Башкортстанда «икенчел» торак очсызрак – өченче квартал йомгаклары буенча бер квадрат метры өчен уртача 60,3 мең сум.
Шушы елның икенче кварталы белән чагыштырганда, республикада икенчел торак базарында хаклар 1,7% арткан.
Әгәр торакка хакны 2019 елның азагы белән чагыштырганда, Башкортстанда беренчел базарда ул — 3,4%, икенчел базарда 1,6% арткан, дип йомгак ясадылар Башстатта.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: