Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2020, 16:45

Башкортстанда коронавирус йоктырганнар саны 99га артты, тагы бер чирле вафат булды

Башкортстанда үткән тәүлектә COVID-19 йоктырганнар саны 99га артты, дип хәбәр итте республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы. Инфекциядән вафат булганнар тагы берәүгә артып, хәзер 58 кеше тәшкил итә

6 ноябрьгә мәгълүматлар буенча, төбәктә коронавирус пандемиясе башланганнан алып 11 343 кешедә шушы диагноз расланган.
Пневмония белән чирләгәннәрне исәпкә алмаганда, 760 кеше дәвалана. 266 пациент – стационарда табиблар күзәтүендә, 494е авыруны җиңел формада үткәрә һәм өйдә дәвалана.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: