Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2020, 18:40

Башкортстанда пенсиягә авыл өстәмәсе уртача 1421 сум тәшкил итә

Башкортстанда 55 мең кеше пенсиясенә авыл өстәмәсе ала, дип хәбәр иттеләр Пенсия фондыннан

Авыл хуҗалыгында 30 елдан артык эшләп хаклы ялга чыкканнар (хәзерге вакытта эшләмәгән) өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан 25% өстәмәгә хокук булдырылды.
Пенсия фондында билгеләүләренчә, авыл хуҗалыгында эш стажын исәпләү өчен Русия хөкүмәте карарында расланган эшләр, производстволар, һөнәрләр, вазыйфалар исемлеге кулланыла. Биш йөздән артык һөнәр буенча колхоз-совхозларда һәм башка авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләү исәпкә алына. 1992 елга тиклем эшләү авыл стажына кертелә.
Өстәмәнең уртача суммасы – 1421 сум (шуңа ярашлы, совет чоры авыл хуҗалыгы эшчәненең уртача пенсиясе – якынча 5,7 мең сум, өстәмә белән – 7,2 мең сум чамасы).
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: