Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь 2020, 11:20

Башкортстанда һава торышының бозылуы һәм кар катыш яңгыр фаразлана

Шушы көннәрдә һава торышының бозылуы һәм кар катыш яңгыр көтелә

Шимбә, 7 ноябрьдә кар катыш яңгыр, төнлә һәм иртән юлларның кайсыбер участокларында бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә һәм көндез -2, +3 градус.
8 ноябрьдә урыны белән агачларга һәм электр линияләренә кар сыруы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга тиклем көчәя. Һава температурасы көндез +3,-2гә тиклем түбәнәя. 7-10 ноябрьдә республикада кар ятуы көтелә, дип хәбәр итте синоптиклар.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: