Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь 2020, 19:00

Роспотребнадзор тестлар мутация кичергән коронавирусны да ачыклый алуын белдерә

Коронавирус мутацияләнә, әмма әлеге мутация вирус геномының 1 процентына гына кагыла, ди галимнәр

COVID-19 коронавирусы даими рәвештә мутация кичерә, тик бу хәл аны сыйфатын үзгәртми. Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, РФ Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов шул турыда белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Коронавирус мутацияләнә, әмма әлеге мутация вирус геномының 1 процентына гына кагыла, шуңа күрә хәзерге вакытта файдаланылган тест-системалар хәтта мутацияләнгән коронавирусны да ачыкларга мөмкин», — ди галим.
Александр Горелов фикеренчә, хәзер авыру йоктыручыларның өчтән ике өлеше коронавирусны симптомнарсыз яки җиңел формада кичерә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: