Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2020, 12:30

Башкортстандагы иң зур медиахолдингка яңа җитәкче билгеләнде

Фәнүр Ягафәров хезмәт юлын «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясенең ТВ студиясендә башлаган, соңгы елларда Башкортстан Башлыгының матбугат сәркатибе, Башкортстан Республикасы Хакимияте Премьер-министры урынбасары вазифаларында эшләгән

Фәнүр Ягафәров «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы АҖ, «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе (хәзер аның составына «Башкортостан» дәүләт унитар предприятиесе дә керә), «Башкортостан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесен берләштергән медиахолдинг җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Әлеге карар Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан имзаланган «Башинформ» акционерлык җәмгыятен алга таба үстерү турында»гы Башкортстан Республикасы Хөкүмәте боерыгын үтәү максатында кабул ителгән.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бәдрәнов 3 ноябрьдә Фәнүр Ягафәровны республика басмалары мөхәррирләренә тәкъдим итте.
Фәнүр Мөхәррәм улы Ягафәров 1974 елның 8 июлендә Мәләвез районының Хәсән авылында туган. Башкорт дәүләт университетын, Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1994 елда «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясенең ТВ студиясе мәгълүмати программалары дикторы буларак башлаган. Ул «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясе редакторы, мәгълүмати программалар иҗат берләшмәсе җитәкчесе, мәгълүмати программалар баш редакциясенең сәяси күзәтүчесе булып эшли.
Аннан соң Фәнүр Ягафәров «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясе Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы директоры урынбасары булган, «Башкортостан» телевидениесендә мәгълүмати программалар хезмәте җитәкчесе, Башкортстан Башлыгының матбугат сәркатибе, Башкортстан Республикасы Хакимияте Премьер-министры урынбасары вазифаларында эшләгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: