Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2020, 19:50

Covid-19 белән авыручыларга йорт хайваннарына якын килми торырга киңәш иттеләр

Өйдәге мәчеләр һәм этләр коронавирусны җиңел яки симптомсыз формада кичерә

Коронавирус йоктырган кешеләргә йорт хайваннары белән элемтәләрне чикләүне үтенәләр. Мәчеләр һәм этләр дә авырырга мөмкин, шуңа күрә аларны караганда санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Бу хакта Смородинцев исемендәге грипп фәнни-тикшеренү институты директоры вазифаларын башкаручы Дмитрий Лиозновка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Эксперт сүзләренчә, песиләр һәм этләр коронавирусны симптомсыз яки җиңел формада кичерә. Әгәр авырган кешедә, әйтик, попугай бар икән, борчылырга сәбәп юк, «аңа чир йокмый».
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: