Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2020, 13:15

АКШ президентлы булды

Менә, ниһаять, Америка Кушма Штатларында президент сайлау нәтиҗәләре билгеле булды

АКШ чит ил булса да, андагы сайлауларга мин битараф кала алмадым. Үткәнендә Хиллари Клинтон өчен борчылган, ул җиңелгәч, бераз кайгырып та йөргән идем.
Монсында да Трамп яклы булмадым. Нигәме? Трампны мин жуликка охшатам, җитмәсә, ул ихлас кеше дә түгел. (Дүрт ел элек шушы җирән шайтан җиңгәч: “Америкада бүтән кеше беткән микәнни?” – дип аптырап та йөргән идем әле).
Әле, мине шатландырып, Байден җиңде. Монсы да 78 яшьлек карт, әмма аның йөзе тегесенекенә караганда бераз арурак, күзләре дә: “Мин – жулик”, – дип кычкырып тормыйлар. Кем белә, картлыктан үлеп китмәсә, Байденнан яхшы президент та чыгар әле.
Трамп турында тагын бер яңалык. Сайлауларда җиңмәвен аңлагач, аны хатыны ташлаган. Хатыны ташлаган, димәк гаиләләре идеаль булмаган. Ә үзе, идеаль гаилә дә кора алмаган башы белән, президент кәнәфиенә чираттагы тапкыр дәгъвә белдерде бит әле.
Үзем шушы юлларны язам, үзем Трампны кызганам. Хәле авырдыр, бахырның. Президентлыкка үтә алмады, хатыны ташлады. Эчкечелеккә салышмаса ярый да бит.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: