Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2020, 11:55

Башкортстанда 9 ноябрьдән 6-10нчы класс укучылары өйдән укый башлый

Башкортстанда 9 ноябрьдә көзге каникулдан соң 1-5нче класс укучылары, шулай ук унберенчеләр генә мәктәпкә бара

6-10нчы класс укучылары өйдән укый, дип хәбәр итте республика Башлыгы хакимияте.
Аз комплектлы мәктәпләрдә (70 балага тиклем) барысы өчен дә уку гадәти форматта дәвам итә.
Мәктәпләр 22 ноябрьгә хәтлем шундый тәртиптә эшли.
Өстәмә белем бирү оешмалары алдагы ике атнада дәресләрне читтән торып үткәрә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: