Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балигъ булмаган балалар өчен яңа чикләү кертте.
Яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы белән бергә 18 яшькә кадәрге балаларны сәүдә үзәкләренә кертмәскә дигән карар кабул ителде.
«Ата-аналары яки опекуннардан башка гына сәүдә үзәкләренә килсәләр, аларга ишекләр ябык булачак, – дип белдерде Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган киңәшмәдә. – Чөнки бездә сәүдә үзәкләре йөреп кайту урынына әверелеп бара һәм аларда нәрсә генә эшләмиләр».
Республика Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына әлеге кагыйдәне контрольдә тоту йөкләнде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.