Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2020, 16:05

Башкортстан Башлыгы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен ел саен 10 ноябрьдә билгеләнгән һөнәри бәйрәме белән котлады

Русиянең Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне (1991 елга тиклем – Совет милициясе көне; 2011 елга хәтлем – Русия милициясе көне) – Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.
2011 елның 1 мартында «Полиция турында» Федераль закон көченә керде һәм Русия президентының 2011 елның 13 октябрендәге указы белән бәйрәмнең исеме «Русия Федерациясенең эчке эшләр органнары хезмәткәре көне» дип үзгәртелде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: