Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2020, 12:30

Башкортстан кызы Төркиядә «Евразия гүзәл - 2020» бәйгесендә җиңде

Зөһрә Мөхәрләмовага алтын кул сәгате, мех эшләнмә, зиннәтле таҗ, бүләк тасмасы һәм бәйге статуэткасы тапшырдылар

1-8 ноябрьдә Төркиядә «Евразия гүзәле - 2020» халыкара матурлык бәйгесе узды. Анда Башкортстан Республикасын Зөһрә Мөхәрләмова тәкъдим итте һәм җиңү яулады.
Бәйге кысаларында «Мисс талант» (анда Зөһрә француз телендә җыр башкарды), «Мисс бикини», «Иң яхшы милли костюм» (дизайнер Альбина Жерлицына) һәм «Тамашачы мәхәббәте миссы» этаплары узды. Зөһрә әлеге этапларның барысын да беренче урынны яулады.
Зөһрә Мөхәрләмовага 23 яшь, ул Салават районында туып үскән. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Үз эшен (матурлык салоны) ачкан һәм Малаяз авылындагы бер мәктәптә эшли. Зөһрә «Башкортстан гүзәле-2019» республика бәйгесендә җиңү яулады һәм «Россия студентлары вице-миссы-2017» титулына ия булды.
Җиңүчегә приз сыйфатында алтын кул сәгате, мех эшләнмә, зиннәтле таҗ, бүләк тасмасы һәм бәйге статуэткасы тапшырдылар, диелә бу хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: