Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2020, 20:30

Республикада тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 105 яңа очрагы ачыкланды

Республикада тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясен йоктырганнар даими арта – 100ләгән кеше. 10 ноябрьгә мәгълүматлар буенча, Башкортстанда COVID-19 йоктыруның 105 яңа очрагы ачыкланды

Инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штабтан хәбәр итүләренчә, пандемия башланганнан соң республикада 11 758 яңа коронавирус инфекциясе очрагы исәпләнә. Терелгәннәрнең гомум саны – 10 932 (+92 – соңгы тәүлектә).
Барлыгы 764 кеше: 289 пациент – хастаханәдә, 475 амбулатор дәвалана.
Хәбәр ителүенчә, тәүлек эчендә лаборатория раслаган диагноз белән вафат булганнар саны берәүгә арткан һәм хәзер 62 кеше тәшкил итә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: