Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2020, 10:50

Башкортстан ЮХХДИсе автомобиль йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга киңәш бирә

Башкортстанда һава шартларының бозылуы күзәтелә

Уфада һәм республиканың кайсыбер районнарында җиңелчә буран, юлларда бозлавык.
«Автомобиль йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга киңәш бирәм. Бер-берегезне саклагыз!», – дип мөрәҗәгать итте Башкортстан Республикасының баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов «Фейсбук»та.
Моннан тыш, Уфа мэриясендә үткән оперативкада автомобиль йөртүчеләргә җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алмаштырырга киңәш иттеләр.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: