Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2020, 19:40

Республикада ноябрьнең икенче декадасы нормадан суык була

Башкортстанда ноябрьнең икенче декадасы нормадан 2 градуска түбән булуы көтелә, дип хәбәр итте Башгидромет

12-14 ноябрьдә республикада бераз кар явуы, юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Һава температурасы төнлә -4, -9 градустан -8, -13, аязганда -15, -20 градускача түбәнәя, көндез -7, -12 градус була.
Атна азагында Башкортстан биләмәсендә антициклон урнаша, температура артабан түбәнәя, явым-төшем ихтималлыгы аз. Әлегә кар катламы юка булганлыктан, суыкның үсемлекләргә зыян китерүе мөмкин, дип искәртә синоптиклар.
10 ноябрьдә Башкортстанда бөтен җирдә дә диярлек кар яуды, 1-15 сантиметр биеклектә кар ятты.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: