Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2020, 16:35

Яңа ел каникулларын ике атнага озайтулары ихтимал

Киләсе елда 1-10 гыйнвардагы ял көннәренә 11-24 гыйнвар көннәрен дә өстәү тәкъдим ителгән

«Русия коммунистлары» фиркасе хөкүмәткә Яңа ел бәйрәмнәрен, пандемия фонындагы вазгыятьнең начараюы сәбәпле, хезмәт хакларын саклап калу белән ике атнага – 24 гыйнварга кадәр озайту тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Русия коммунистлары» фиркасе Үзәк комитеты исеменнән Русия өчен традицион кышкы һәм Раштуа каникулларын ике атнага озайту мөмкинлеген сорыйм. Ягъни киләсе елда 1-10 гыйнвардагы ял көннәренә 11-24 гыйнвар көннәрен дә өстәү мөмкинлеген карауны сорыйм. Шул ук вакытта мәҗбүри ял көннәре гражданнарга коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны белән бәйле рәвештә эш көннәре буларак түләнгән 2020 елның язгы тәҗрибәсен куллануыгызны сорыйм», – дип язган мөрәҗәгатендә фирка Үзәк комитеты рәисе Максим Сурайкин.
Коронавирус белән авыручылар саны арту фонында мондый чара халыкның сәламәтлеген сакларга, стационарларның тулылануын булдырмаска, инфекциянең таралуын акрынайтырга һәм үзебезнең вакциналарның киң таралуына мөмкинлек бирәчәк, диелгән хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: