Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2020, 19:40

Башкортстанда җомга һава торышының бозылуы көтелә

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне җомга, 13 ноябрьдә, төнлә урыны белән җилнең тизлеге секундына 17 метрга җитәчәге хакында искәртә

Бу көн аязлы-болытлы була. Бераз кар, юлларда бозлавык. Җил көнбатыштан, төньяктан секундына 8-13 метр, төнлә урыны белән 17 метрга тиклем. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -3, -8 градус, көндез -2, -7.
Автомобиль юлларында урыны белән явым-төшем вакытында бер-ике чакрымга тиклем күрү мөмкинлегенең кимүе көтелә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: