Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2020, 10:20

Владимир Путинның матбугат конференциясе быел туры бәйләнеш элементлары белән үткәрелә

Русия президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе быел «үзенчәлекле форматта», туры бәйләнеш элементлары белән оештырыла, дип хәбәр итте матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга

«Чынлап та, без президент Путинның матбугат конференциясенә әзерләнәбез. Әлбәттә, билгеле сәбәпләр буенча ул үзенчәлекле форматта була», – дип Песковның сүзләрен китерә ТАСС. Яңа форматта туры бәйләнеш элементлары каралганмы дигән сорауга Кремль вәкиле болай диде: «Ул [мондый уй] саклана, чынлап та, шулай була».
Матбугат секретаре шулай ук чараны үткәрү көне турында өстәмә хәбәр итәргә вәгъдә бирде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: