Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2020, 10:20

2021 елның 1 гыйнварыннан республикада балалар бакчасы өчен түләү арта

2021 елның 1гыйнварыннан балалар бакчасы өчен ата-ана түләве аена уртача 1749,16 сумга тиклем арта

Республика Мәгариф министрлыгының тиешле боерыгы 12 ноябрьдә Башкортстан Республикасының рәсми мәгълүмат порталында басылган.
«Башкортстан биләмәсендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында балаларны караган өчен ата-ана түләвен аена уртача 1749,16 сум күләмендә билгеләргә»,– диелә документта.
2020 елның гыйнварыннан республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрендә балаларны тәрбияләгән өчен ата-ана түләвенең уртача күләме 1677 кимәлендә билгеләнде.
Хәтерегезгә төшөрәбез, ата-аналарның балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алырга хокугы бар. Әйтик, бакчага бер генә бала йөри икән, компенсация күләме түләнгән суммадан 20 процент була. Ике бала йөрсә, 50 процент; өч һәм аннан күбрәк балалар – 70 процент.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: