Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2020, 16:25

Фатих Кәрим кызын соңгы юлга озаттылар

Соңгы вакытта Әҗәлетдин (зур хәрефтән язасы да килми) бигрәк шашты: көн саен адәм балаларын чүпләп кенә тора. Күңел әрни, моның берәр чиге булырмы? Менә тагын бер кайгылы хәбәр килеп иреште: 8 ноябрьдә Казанда фронтовик шагыйрь, якташыбыз Фатих Кәримнең кызы, җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Кәримованы соңгы юлга озаттылар

Хушлашу сүзендә шагыйрь Рәмис Аймәт, Фатих Кәримнең авылдашы, күренекле журналист Римзил Вәлиев Ләйлә апаның бар гомерен әтисенең иҗатын пропагандалауга, тормышын өйрәнүгә багышлавы, аның чорыбызның күренекле ханымы булуы турында фикерләрен җиткергәннәр.
Ләйлә Кәримованың дөньядан китүе безнең өчен дә зур югалту. Әтисенең туган җире Бишбүләк районының Ает авылына еш кайтып йөрде ул, Фатих Кәрим иҗатының чишмә башы булган безнең Бәләбәйне дә бик якын күрде. Берничә мәртәбә “Илһам чишмәләре” фестиваленә, Минзәлә театры белән Фатих Кәрим турында Ренат Харис әсәре буенча куелган“Күзләреңнән үбәм” спектакле белән килде. Муниципаль районның Фатих Кәрим исемендәге премиясе белән бүләкләнгәч, аны Ает мәктәбенә бүләк итте.
Ләйлә апа әтисенә охшаган иде, йөз-кыяфәте, күзләре... Үзе шулкадәр зыялы һәм гади. Ә әтисенең шигырьләрен яттан ничек күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйли иде! Якташыбыз, патриотик шагыйрь Фатих Кәримнең иҗатын үлемсез итү өчен бик күп эшләр башкарды, аның соңгы каны тамган Багратионск белән дә элемтәләрен өзмәде.
Ләйлә апаны соңгы юлга озатырга Бишбүләктән дә делегация барды. Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова: “Ләйлә апа баланың үз атасына мөнәсәбәтенең өлгесе булды...” ди хушлашу сүзендә.
Үзем өчен ул ерактагы якын апам шикелле иде. Соңгы тапкыр узган җәй Ает авылында Фатих Кәримнең яңартылган музеен ачу чарасында күрешкәч, ул мине кочаклап ук алган иде.
Римзил Вәлиев сүзләре белән әйтсәк, Ләйлә Кәримова рухи чисталык, туры сүзлелек, милләткә һәм татар әдәбиятына тугрылык сыйфатлары белән легендага әверелгән шәхес. Аның якты истәлеге милләттәшләребез, шул исәптән безнең бәләбәйлеләр йөрәгендә дә мәңге сакланыр.
Ләйлә ханым гомере буе Фатих Кәримгә Казанда һәйкәл кую хыялы белән яшәгән. Аяныч, ул аны күрә алмады, ә һәйкәл һичшиксез булачак!
***
Казаннарда яшәсә дә,
Ул шундый якын иде.
Әтисе шигырьләредәй,
Ул шундый ялкын иде.
Күз алдында гына тора,
Затлы, зыялы, җыйнак...
Җаны олы, үзекәе
Кыр чәчкәседәй тыйнак.
Хәтер саклый зәвыклыгын,
Йомшак йөрәк тавышын;
Әтисен сөйләгән чакта
Горурлыгын, сагышын.
Каһарман шагыйрь кызының
Уйчан коңгырт күзләрен;
Бәләбәйдә, Бишбүләктә
Калган якты эзләрен.
Нинди заман, нинди чор бу?!
Асыл ул-кызлар китә.
Алар белән милләтемнең
Көче, җегәре китә.
... Бу хәбәрне ник ишеттем,
Исән дип йөрер идем.
Тыныч йокла, Ләйлә апа,
Син шундый якын идең.
Син шундый якты идең.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: