Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2020, 18:30

Сентябрьдә Башкортстанда 3 850 сабый туган

Росстат мәгълүматларына ярашлы, сентябрьдә Башкортстанда 3 850 сабый туган, бу үткән елның шушы ук чорына караганда 539 балага күбрәк

Бу күрсәткеч буенча республика илдә – дүртенче, Волга буе төбәкләре арасында – алдынгы урында
Ләкин быел тугыз айда, гыйнвардан сентябрьгә тиклем, республикада 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда туу 2,3 процентка кимегән. Быел әлеге чорда 30 934 сабый дөньяга килгән, былтыргыга караганда 720гә азрак (31 654).
Сабыйларның үлем очраклары азайган. Ел башыннан сентябрьгә хәтлем бер яшькәчә 172 бала вафат булган (2019 елның шушы ук чорында – 211).
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: