Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2020, 12:15

Симптомсыз коронавирус куркынычмы?

Белгеч сүзләренчә, авыруны симптомсыз йоктыру очракларын чын авыру дип атап булмый

Коронавирус авыруының симптомсыз очраклары – иң яхшы вариант, дип белдерде иммунолог-аллерголог Владимир Болибок НСН эфирында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Инфекциянең симптомсыз очраклары кеше өчен бернәрсә белән дә куркыныч түгел, <…> кеше бернинди авырлыклар дә кичерми, ялкынсынулар һәм тайпылышлар юк», – дип сөйләде табиб.
Болибок сүзләренчә, авыруны симптомсыз йоктыру очракларын авыру дип атап булмый, чөнки организм вирусны йоктыру белән генә чикләнә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: