Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2020, 19:45

Бакчада көз бәйрәме

Көзне бик күңелсез ел фасылы дисәләр дә, кечкенә балалар аяк астында кыштырдаган сары яфракларга, коеп яуган яңгыр вакытында кулчатыр астында торуларына да сөенә беләләр. Менә шуңа да инде, көз бәйрәме балаларның иң яраткан тамашаларының берсе

Күптән түгел Бәләбәй шәһәренең 40нчы санлы «Матрёшка» балалар бакчасының зурлар төркеме өчен Көз бәйрәме үткәрелде. Тәрбиячеләр Әлфия Исхакова һәм Гүзәлия Ногыманова әзерләгән чараның максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, дуслык, бердәмлек хисләре, көз бәйрәменә, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде.
Балалар бакчасында бәйрәм – ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы. Бу чара да бик күңелле узды. Бәйрәмгә кунак булып Көз патшабикәсе килде. Балалар аңа оста итеп шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар, «Кулчатыр», «Уңыш» исемле биюләр биеделәр. Табышмакларга дөрес итеп җавап биреп, иң зирәкләр билгеләнде, ә күңелле уеннарда исә һәр бала теләп катнашты. Көз үзенең кәрзиненнән тылсымлы башлыклар алып, балаларны төрле яшелчәләргә әверелдерде. Балалар «Көз апа»ларына үзләренең әти-әниләре белән табигый материалдан ясаган эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында кызлар һәм малайлар сихри яулык астыннан пәйда булган хуш исле алмалар белән сыйландылар.
Гүзәлия Ногыманова,
тәрбияче.
Читайте нас: