Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2020, 12:40

Яшел театр тамашачысын көтә

«Заманча шәһәр мохите булдыру» проекты кысаларында Приют поселогында Дан паркын төзекләндерүнең икенче этабы тәмамланды

«Белстрой» җәмгыяте белгечләре тарафыннан ял итү зонасы җиһазландырылды. Искиткеч шәп балалар мәйданчыгы белән беррәттән ябулы сәхнәсе һәм ачык һавадагы тамашачы залы булган арт-зона барлыкка килде. Саф һавада йөрергә яратучылар киң һәм тигез җәяүлеләр сукмагы өчен куанса, спорт яратучылар рәхәтләнеп яңа снарядларны үзләштерде.
Паркны яктырту системасы да яңартылды. Киләчәктә воркаут (урам гимнастикасы) белән шөгыльләнү өчен мәйданчык кору, кече архитектура формалары һәм арт-объектлар урнаштыру күз уңында тотыла.
Гөлнара Мурзина.
Читайте нас: